Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Фирдүс Тямаев Мәскәүлеләр сынавын уңышлы үтте

25 ноябрьдә Татарстанның Атказанган артисты якташыбыз Фирдүс Тямаев Мөскәүдә бер көндә тере тавышка 7 сәгатьлек ике концерт куйды.

Ничек инде артист 7 сәгать буена тере тавышка җырлый ала ди? Мәскәүле бер тамашачы ханым Фирдүснең Инстаграмдагы битендә шундыйрак сорау белән шиген белдергән иде. Кеше шикләнә икән- сынап та карарга тиеш бит. Башкала тамашачылары артистка шундый сынау оештырганнар да бу юлы: чәчәк бәйләмнәрен җыр тәмамлангач түгел, ә чыгыш уртасында тапшырырга уйлаганнар. Янәсе, микрофоннан аерылса, димәк, фонограммага җырлый. Әмма шик урынсыз булган, концерт тан соң ханым килеп Фирдүстән гафу үтенгән һәм тамашаның зур энергетикада үтүенә соклануын белдергән.

Мәскәүнең “Космос” сараенда Фирдүс инде биш елдан артык чыгыш ясый.Быел Резеда белән алар Мәскәүгә кече уллары- 7 айлык Кәримне дә алып барганнар.

-Олы улыбыз Раянның Мәскәүне күргәне бар иде , инде менә Кәрим дә башкала белән танышты. Ошатты бугай, елап интектермәде,-диде артист уллар турында сөйләүдән аерым бер тәм табып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев