ХӘБӘРЛӘР
Фирдүс яңа программасы белән концерт турын башлады
Якташыбыз, автор-башкаручы Фирдүс Тямаев яңа программасы белән тәүге концертын кичә Аксубайда куйды, бүген Алексеевскида, аннан Кайбычта чыгыш ясаячак.
Бу аның шулай концертлар турын башлап җибәрүе дисәк тә була, графигында-әлегә Татарстан районнары һәм шәһәрләре. Әмма географияне киңәйтү дә күздә тотыла: җырчы иҗатын сөючеләр аны күрше өлкәләрдә һәм республикаларда да сагынып көтеп алалар бит. Ә яңа программага килгәндә, иҗат төркеме аны бер сюжет линиясенә корып эшләгән, ул Фирдүснең җырлары белән үрелеп бара. Концертта автор-башкаручының иҗатташ дуслары Таңсылу, Рузил Вәлиев та катнаша.Тамашачылар анда залларны гөрләткән "нәни Фирдүс"- Исламны да күрә алачаклар. Программа исә нигездә Фирдүснең яңа җырларыннан төзелгән, анда җирле авторларыбыз сүзләренә язылганнары да бар. Без Фирдүстән яңа программаның тамашачы тарафыннан ничек кабул ителүе турында фикерен сораштык.
-Концерт өч сәгатьтән артык барды, тамашачы яхшы кабул итте дип уйлыйм. Әмма үзем сизгән кытыршылыклар бар әле, программа бит ул чыгыш саен камилләшә бара,-диде Фирдүс концертын тәнкыйди күзлектән бәяләп.- Нурлатта 30 октябрьдә узачак чыгышым тамашачы өчен чын ял, яңа җырлар бәйрәме булып узсын дип бик тырышабыз. Туган җиремдә минем начар чыгыш ясарга хакым юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев