Фома урта мәктәбендә "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясенә иң беренчеләрдән булып мәктәпне моннан 35-40 еллап элек тәмамлаучылар кушылган
Болар - Минкасыйм Шарапов һәм Илшат Кәримов. Мәктәп директоры Хәлим Сафиуллин әйтүенчә, мәктәпнең шундый ярдәм итәргә сәләтле 25 чыгарылышының 10сы булышырга ышандыра икән.
- Акция уңаеннан элеккеге чыгарылышларыбызга хатлар юлладык, - ди директор. - Акчалата булышлык күрсәткән чыгарылышларыбыз ярдәмендә мәктәптә агымдагы ремонт эшләрен тәмамладык.
Әйтүләренчә, бүгенге көнгә Фома урта мәктәбендә химия һәм математика кабинетларына евроремонт ясалган, укучылар өчен 20 урындык-кәнәфи һәм өстәлләр сатып алынган.