Фома мәктәбендә сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә чаралар узды
Кичә Фома урта мәктәбендә сугышчы-интернационалистлар белән очрашу һәм алар истәлегенә традицион хоккей турниры үтте.
Мәктәптә бүгенге көндә өч - Биккол, Фома һәм Зирекле авылларыннан балалар белем ала һәм турнирга да матур гадәт буенча һәр өч авылның сугышчы-интернационалистларын чакырып, кунак итәләр. Быел исә балалар белән очрашуга Түбән Камадан Илгиз Гыйләҗев, Нурлаттан Камил Гафуров һәм Фомадан Нурислам Садретдинов, Зирекледән Әфган сугышында өч уллары катнашкан Әминә апа һәм Нәбиулла абый Шәйхетдиновлар килгән иде. Алар балалар белән үз хатирәләрен уртаклаштылар, җылы теләкләрен җиткерделәр. Чарада шулай ук район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Ледок" боз сарае, "Форпост" оешмасыннан вәкилләр катнашты. "Ледок" боз сарае методисты Галина Еремеева Фома мәктәбенең хоккей командасына кәшәкәләр, амуниция, ә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Наталья Тюкаева актив спортчыларга Мактау грамоталары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев