Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Фомалылар исламча яши

ТР Диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды бүлеге һәм район мөхтәсибәтенең инициативасы буенча районның 4 кустында дини викториналар уза.

Чараның беренчесе февраль аенда Чулпан авылында үтте. Анда Чулпан, Фома һәм Зирекле авылларыннан балалар катнашты. Узган атнада викторина Фома авылында узды. Авылның 1нче мәчетендә узган дини чараны имам Мәгъсүм хәзрәт Таһиров оештырган иде. "Ислам - яшәү рәвеше" дип аталган викторинага Фома һәм Биккол авылларыннан 25 бала җыелса, аларның чыгышларын тыңларга яше-карты килде. Дини бәйрәм иртән иртүк яңгыраган азан тавышы, Коръән сурәләрен уку белән дәвам итте.
- Авылларда йола-гадәтләрне саклап калу йөзеннән традицион ислам динен үстерү кирәк, - дип башлады үз чыгышын район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов. - Яшьләр белән актив эшләргә. Без традицион ислам нигезләрен өйрәтмичә генә яшьләрне секталар, алкоголизм, наркомания, эшсезлек һәм ваемсызлыктан саклап кала алмыйбыз. Фома - динле авыл. Бу балаларның район һәм республика конкурсларындагы җиңүләре һәм биредә яшәүчеләрнең милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итүләреннән үк күренеп тора. Авылда бүген ике мәчет гөрләп эшли. 1нче мәчеткә җомга намазына 25-30лап кеше җыелса, көн саен өйлә намазына 15 ир-атның килүе сөендерә. Авылда дини тәрбия гаиләдән, мәктәптән үк бирелә. Монда имамнар һәм мәктәп җитәкчелегенең аерым ролен билгеләп үтәсе килә. Динле авылда ана теле - татар теле, гореф-гадәтләр дә онытылмаячак. Шөкер, районыбызның 13 татар мәктәбендә атнасына 6 сәгать татар теле укытыла. Без, имамнар, хәзер мәктәпләргә үтеп керә алабыз, Ислам тарихы турында вәгазь сөйлибез. Хәзер мәктәпләрдә кыз балаларга яулык бәйләү рөхсәт ителүен дә шатланып хәбәр итәм. Ислам шәригате белән яшәү күпләрне туры юлдан чыгармас. Сер түгел, хәзер яшьләр арасында наркомания, алкоголизм "чәчәк ата". Ә менә динле, иманлы гаиләдә тәрбияләнеп үскән бала бу юлга басмаячак.
Чарага җыелган балалар әдәп, әхлак, дин темалары буенча вәгазьләр сөйләделәр, яттан догалар укыдылар, жюри әгъзаларының дин темасына кагылышлы сорауларына җаваплар да бирделәр. Мәктәп директоры Хәлим Сафиуллин үз чыгышында әлеге чараларның балалар арасында традицион диннең үсешендә аеруча мөһим булуын ассызыклады.
- Һәр татар авылы мәчетендә ел дәвамында балалар өчен укулар алып барыла, - ди район мөхтәсибенең уку эшләре буенча урынбасары Абдулла хәзрәт Мортазин. - Ә менә бу викториналар, ярышлар аларның белемнәрен тикшерү дә булып тора әле. Викторинаның чираттагысы 23 мартта Югары Нурлат мәдәният йортында узачак. Анда Нурлаттан, Түбән Нурлат бистәсе, Яңа Иглай, Тукай, Якты Күл авылларыннан 100ләп бала катнашыр дип көтелә. Аннан 8 апрельдә Киекле кустында узачак. 20 апрельдә балалар арасында Коръән уку бәйгесенең район турын уздыру планлаштырыла. Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәрендә узачак Коръән уку бәйгесендә дә, 4 апрельдә Болгарда җомга намазында да катнашачакбыз.
Чара азагында балаларның барысына да мәчет имамы Мәгъсүм Таһиров әзерләгән бүләкләр тапшырылды, аннан чәй табыны артында мәҗлес оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Фомкино