Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Франческога Тукай китабын бүләк иткәннәр

Бу тиктормас малай - Иске Әмзәдә яшәүче даими авторыбыз Вәсилә апа һәм Әкрам ага Минаповларның оныкчыгы Франческо.

Әле күптән түгел генә Американың Лос Анджелес шәһәреннән әнисе Рәмзия белән Кощаковода яшәүче әбиләренә кунакка кайткан зур "егет" карт әбиләрен дә күреп китәргә дип авылга килгән булган. Ә журналист йөрәге типкән әбинең башында шунда ук уй туган: газетада чит илдә яшәүче Нурлат кызлары турында язасыз бит, безнең Рәмзия белән Франческоны да күрсәтегез әле, дип безгә хәбәр салырга булган.
Чыннан да, оныгы Рәмзия турында горурланып сөйләрлеге бар Вәсилә апаның. Инглиз телен ЕШКО буенча үзлектән өйрәнеп, Казан педагогия институтының чит телләр факультетында 4 курс тәмамлауга ук Американың Спокей шәһәрендә булып, тел күнекмәләрен баета, ил үзенчәлекләрен өйрәнеп кайта ул. Океан арты иле аңа шулкадәр ошый, гаиләнең бердәнбер кызы 2008 елда укып бетергәч ике дә уйламыйча Америкага эшкә китә. Баштк Чикагода яши, туристлык бизнесында эшли. Анда машина йөртү таныклыгы алып, иң башта "Шевроле" сатып ала, аннан Митсубиси һәм Саабга яңартып җилдереп йөри башлый. Аннан Рәмзия Лос Андҗелес шәһәренә күчә, эшен дәвам итә. Шунда ул Фернандо Эспинозага кияүгә чыга. Көньяк Америкада яшәгән, тамырларында испан һәм американ каны аккан Фернандо белән татар кызы Рәмзиянең уллары яңа гына бер яшен тутырган.
- Җитмәгән җире юк, ә иң яраткан шөгыле-машина "йөртү": ул иске машина рулен боргалаган арада гына бәрәңге ала алдык, - ди Рәисә әби бәхетле елмаеп. Бәбине үстерергә барып, бер айлап Америкада яшәп кайткан булган ул, шуңа оныгының зур үсүен күрү бигрәк тә шатлыклы.
Франческоны Әмзә туганнары да бик тиз үз иткәннәр. Хәер, Вәсилә апа бүген оныкларга бай әби-нәкъ унау тәгәрәшеп үсеп җитеп киләләр кызлар-егетләр. Оныкчыгы да икәү инде. Нурлаттагысы Сәминә 3 яшьтә генә булса да әбисенә үзе "акыл өйрәтерлек" тел бистәсе: җырын да җырлый, шигырен дә сөйли, китабын да укый. Американ кунак белән ул да, төп йорттагы оныклар Рәшит белән Гөлфия дә "уртак тел"не тиз табалар: кем ничек булдыра-шулай машина бүләләр, китап тарткалыйлар, диван-карават өстеннән чабалар. Франческоның әле теле ачылып кына килә, шулай да катнаш гаиләдә әтисе аны испан теленә, әнисе татар һәм рус телләренә өйрәтергә планны корып куйганнар икән инде. Үзләре инглизчә аралашкач, анысын һичшиксез беләчәк, диләр. Сабый киләчәктә полиглот булырмы, анысын вакыт күрсәтер, ә менә Татарстанга кайткач, малай чат иттереп "әннә", "мәммәм" сүзләрен әйтә башлаган инде. Вәсилә әби күңеленә бик тә хуш килгән бу яңалык. Хәер, гаҗәп тә түгел: Рәмзиянең әтисе ягыннан әбисе малайга мулладан Назыйм дип исем дә куштырган ди әле. Сәминә дә ерактагы якын туганына Габдулла Тукайның татар, рус, инглиз телләрендә чыккан шигырьләр җыентыгын бүләк иткән. Саубуллашканда Әмзә әбисе дә шулай теләкләрен юллап озаткан: исән-сау тәүфыйклы булып үссен, үз телен, тамырын белсен, безнең нәселдә телен-динен оныткан кеше юк, дигән.
Чем-кара күзле, ут кебек җитез Франческо-Назыймны китүгә үк сагына да башлаган әбиләре. Үз каннары, үз тамырлары шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат