Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Фәрит Мөхәммәтшин Нурлатта яңа юл һәм яңа йорт ачуда катнашты

Бүген, 4 сентябрьдә Нурлатка ТР Дәүләс Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән килде. Иң элек Фәрит Хәйруллович Төньяк-Көнчыгыш микрорайондагы асфальт юлларның беренче чиратын ачуда катнашты.

Әлеге тантаналы чарага микрорайон халкы да күпләп җыелган иде.
- Без бүген бер төркем депутатлар белән сезнең шатлыгыгызны уртаклашырга килдек, - диде Дәүсовет рәисе чыгышында. - Соңгы елларда республикада президент программалары кысаларында балалар учреждениеләре, хастаханәләр, йортлар, башка объектлар төзелә. Нурлатлыларны исә бүгенге вакыйга белән дә, зур төзекләндерүнең уңышлы башлангычы белән дә котлыйм.
Район башлыгы Равил Кузюров та яхшы юлларның мөһимлеген билгеләп үтте.
- Бу бистәдәге юлларның беренче чираты гына әле, тиздән аның икенче чиратын төзи башлаячакбыз.
Шунда ук юл салуда зур өлеш керткән төзүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.
Аннан мәртәбәле делегация яңа юлдан яңа сафка баскан йортка юл алды. Фәрит Мөхәммәтшин Тимерҗанов ур., 11Ада 45 фатирлы йортны ачуда да катнашы, яңа фатирлар ияләренә ачкычлар тапшырды. Район башлыгы Равил Кузюров йорт төзүдә булышканнары өчен "Татнефть" җәмгыятенә, төзүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде. Яңа фатир хуҗаларын РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, "Татнефть" генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев та котладыдар. Аннан кунаклар шул йорттан фатир алган яшь гаилә - Захаровлар гаиләсендә булдылар, аларга күчтәнәчләрен дә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәрит Мөхәммәтшин Нурлатта