Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Футбол буенча Нурлат районы Кубогының ярымфиналчылары билгеле

23 августта футбол буенча район Кубогы турнирының чирек финал уеннары узды.

Беренче очрашуда "Нурлатнефть" НГДУсы "Шикәрче" командасын кабул итте, һәм "шикәречеләр" 3:0 исәбенә отып, ярымфиналга юллама алды. Икенче матчта АТП-2 белән Егоркино командалары очрашты. Нтиҗәдә, егоркинолылар "автотранспортчы"ларны 6:0 исәбенә тар-мар итеп, шулай ук ярымфиналга үттеләр. Шул рәвешле, 25 августта Кубок турнирының беренче ярымфиналында "Шикәрче" белән "РИТЭК" командалары очрашса, 29 августта Егоркино үз кырында АТП-1 командасын кабул итәчәк. Кубок турнирының финалы 6 сентябрьгә билгеләнгән.
Шунысын да әйтик, чирекфинал уеннары беренче тапкыр аэропорт территориясендәге яңа мәйданчыкта уздырылды. Әлеге футбол мәйданчыгы - "Нурлатнефть" командасы тренеры Назыйф Абдуллин һәм аның уенчыларының күмәк тырышлыгы. "Шуңа охшаш мәйданчыкны Актүбә поселогында күреп кайттык та, үзебездә дә корып карарга булдык. Аэропорт территориясендә туры килерлек участок сайладык, аның территориясендәге үләнне чаптык, тигезләдек, тамашачыларга трибуналар да корып куйдык. Шөкер, тырышлыклар бушка китмәде: бу кырда уйнавы бик уңайлы - тигез дә, иркен дә", - ди Назыйф Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат