Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Габбас Кыям улы Гыйматдинов: Исеме йөрәкләргә уелган

Бу якшәмбедә Нурлат хатирәләр диңгезенә күмеләчәк: шәһәр Мәдәният сараенда районыбызны 22 ел җитәкләгән легендар райком секретаре, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Кыям улы Гыйматдиновны искә алу кичәсе үткәрелә.

Олпат шәхеснең кордашлары, заманында аның тәрбия мәктәбен үткән җитәкчеләр, балалары, туганнары Габбас Кыямовичның нәкъ 90 яше туласы көнендә юбиляр турында гына түгел, шушы данлы чорны яктырткан хатирәләрне барлаячаклар. Бераз моңсурак булса да ул кичә якты истәлекләрдән, ихлас рәхмәтләрдән тукылган җылы аралашу булыр, дип уйлыйбыз.

Район башлыгы Равил Кузюров инициативасы буенча оештырылган чара мәрхүмнең каберен зират кылудан, стеласына һәм бюстена чәчәкләр салудан башланып Мәдәният сараенда дәвам алачак. Галиҗәнап Хәтернең ул шанлы көннәргә тарихи бәясе булыр бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат