Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры Татарстан солдатларына рухи бүләк ясады

- Шатлыклы хәбәребез бар - Самара өлкәсенә барып солдат улларыбызны күреп кайттык, - дип сөенечен уртаклашырга ашыкты шул көннәрдә нурлатлы, 4нче мәктәп директоры Солтан Әхмәтҗанов.

Әхмәтҗановларның уллары Айдар бүгенге көндә Самара өлкәсенең Рощинский шәһәр тибындагы поселогында хәрби хезмәт уза. Аларга уллары белән күрешү мөмкинлеген исә Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры бүләк иткән икән. Алар Самара өлкәсенең төрле частьләрендә хезмәт итүче Татарстан егетләрен Офицерлар йортында җыеп Туфан Миңнуллинның "Нигез ташлары" дип аталган спектаклен күрсәткәннәр.
- Чарага дип махсус автобус белән бөтен Татарстаннан анда хезмәт итүчеләрнең әти-әниләрен җыйдылар. Яшел Үзәннән, Яр Чаллы, Чистай, Әлмәттән 16 кеше бардык, - ди Солтан Әхмәтҗанов. - Театрның директоры Мансур Ярмиев әйтүенчә, алар армия хезмәте узучы Татартан егетләре өчен мондый чараларны еш оештырып торалар икән. Офицерлар йорты җитәкчеләре дә татарстанлыларның үз егетләре турында даими кайгыртып торулары башка төбәкләргә дә үрнәк, дип билгеләделәр. Ә без - ата-аналар, улларыбыз белән рәхәтләнеп спектакль карадык, аралаштык, хезмәт итү шартлары белән танышып, тыныч күңел белән, Татарстаныбыз өчен горурланып кайттык. Һәм, әлбәттә, бу сәяхәтне оештыручыларга һәм Габдулла Кариев исемендәге театрга рәхмәтле булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Театр солдатлар бүләк