Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Гаеп ...җилдә икән бит! Ә зыян кешеләргә төшә

    Быел урамда һава температурасы сизелерлек төшкәч, җилләткеч каналларның төзексезлеге аркасында газ колонкалары, индивидуаль казаннар туңу һәм сүнү очраклары булды.

    Мәсәлән, Куйбышев урамының 29нчы йортында яшәүчеләр өчен яңа ел каникуллары бер дә күңелле булып чыкмый. Җилләткеч каналның төзек булмавыннан 15нче фатирда газ колонкасы туңа.
    - Йорт яңа санала, аның әле гарантия срогы да чыкмаган, - дип сөйли фатир хуҗасы Ләйлә Вафина. - Әмма җилләткеч канал белән проблемалар элек тә булган, күрәсең. Чөнки элеккеге хуҗалар һава суырту уентыгын томалап куйганнар иде. Моның сәбәбе
    кире тартудадыр, мөгаен. Бу фаразны фатирны тикшерүләр дә раслады, анысын 14 гыйнварда махсус комиссия үткәрде. Аның составында шәһәр башкарма комитеты, ТСЖ, "УС һәи ТКХ" МУПы, "Нурлатгаз" җитәкчеләре һәм вәкилләре бар иде. Актта болай язылган: "Тикшерүдән түбәндәгеләр ачыкланды: җилләткеч канал дөрес эшләми һәм сыйфатлы тартуны тәэмин итми. Кире тарту нәтиҗәсендә газ колонкасы туңган..." Бу йорт үзәкләштерелгән җылытуга тоташкан, ә кайнар су өчен газ колонкалары куелган. Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, колонканы кабызган чакта проблема юк сыман үзе, әмма күршеләре белән килеп туган хәл башкаларны да борчуга салган. Чөнки әлеге яшь хатын-кыз үз фатирын да, астагы каттагы күршеләрен дә су басуга китергән хәл - колонканың ник туңу сәбәбен ачыклау өчен төрле службаларның бусагасын таптарга мәҗбүр булган. Шөкер, күршеләре хәлгә керә торган кешеләр әле, басымчыкламыйлар, әмма зыянны барыбер капларга кирәк, әлбәттә. Шулай да бу йортта газ колонкалары төтен юлларын һәм җилләткеч каналларны тикшерү актлары нигезендә файдалануга тапшырылгач, мондый хәл ничек килеп чыга ала соң? Әлеге актларда барлык фатирларда да тарту җайланмасының барлыгы расланган бит. Бу хәлдән соң ВДПО, җилләткеч каналның төзек булмавы сәбәпле, газ колонкасыннан файдалану тыела, дигән заключение бирә.
    - Йорт җил агымы зонасында тора, күрәсең, - ди ВДПО җитәкчесе Дмитрий Ли-Чан-Жу, җилләткеч каналда кире тартуның төрле сәбәпләрдән килеп чыгу ихтималын ассызыклап. Бүгенге көндә исә шәһәр башкарма комитеты эшне ачыклау һәм чаралар
    күрү өчен документларны Чистай торак инспекциясенә юллады. Бу йорт "Уютный дом" ТСЖсына карый. Аның җитәкчесе Минсәгыйть Хәсәнҗанов әйтүенчә, моңа кадәр җилләткеч каналларга хезмәт күрсәтүгә килешүне алар ЦПС белән төзегәннәр икән.
    - Килешү төзелде, алар башкарырга тиешле эшләр өчен акча түләнде, - диде ул. - Әмма быелдан безнең баланста булган барлык йортлардагы җилләткеч каналларга хезмәт күрсәтү өчен килешүне ВДПО белән төзибез. Фатир саен йөрибез, кайда каналларны чистартырга кирәк - аларын чистартабыз. Җилләткеч каналларның торышы турындагы актларны фатир хуҗаларының кулларына тоттырабыз. Эшләмәүче җилләткеч каналы белән килеп туган хәл шәһәрдә бердәнбер түгел. Ленинград ур., 13тә әле ике ел
    элек кенә капиталь ремонт ясаганнар иде. Әмма җилләткеч системага тотынмаганнар. "Бөтен йорт ризасызлык белдергән иде. Килеп карыйлар да китәләр. 2014 елда ясыйбыз, диделәр, әмма бүгенгә кадәр берәү дә килеп басмады. Тарту булмаганлыктан, беренче катлардагы ванналарда стеналар карала", - дип зарландылар телефон аша әлеге йортта яшәүчеләр. Бу йортка хезмәт күрсәтүче "Коммунальник" ТСЖсы рәисе Марат Хәмидуллинның җавабы мондый иде:
    - Без җилләткеч каналларга хезмәт күрсәтүгә ВДПО белән килешү төзедек. Бу йортта каналларны февральдә тикшерә башлаячакбыз. Җилләткеч каналда кире тартуны тикшерүдә безнең тәҗрибәбез бар инде. Мисал өчен, Кариев урамындагы 24нче йортта төтен юлындагы 3 рәт кирпечне сүтәргә, кайберсендә, киресенчә, өстәргә туры килде. Ленинград урамындагы әлеге йортта төтен юлы тышланган, аның өстенә козырек та куелган. ВДПО хезмәткәрләре җилләткеч каналларны тикшергәннән соң, бу проблеманы хәл итү юлы табылыр, дип уйлыйм.
    - 2 февральдә без килешүләр төзегән ТСЖларның йортларында җилләткеч каналларны тикшерә башладык, - диде ВДПО начальнигы. - Бу исемлектә Ленинград ур., 13тәге йорт беренче булды. Каналлардагы тартуга күп нәрсә йогынты ясый, шул исәптән, тәрәзәләрнең герметиклыгы да. Агач рамлы тәрәзәләрдәге ярыклардан һава керә, ә пластик тәрәзәләр аша ул азрак үтә, бу җилләтү системасының тарту эшен боза. Мисал өчен, тарту белән проблема булган бер фатирда форточканы ачуга ук, вентканалда тарту яхшырды. Әмма тартуның булмавы яки кирегә эшләвенең конкрет сәбәбен ачыклыйсы бар әле. Бәлкем, проект дөрес ясалмагандыр, яки төтен юлларының оголовкалары төзек түгелдер. Вентканалларны яңабаштан ясарга яисә төтен юлларының оголовкаларын күтәрергә туры килүе дә ихтимал. Күргәнебезчә, җилләткеч каналлар белән проблемалар юк түгел, һәм бу 1-2 йортка гына кагылмый. Торак милекчеләре ширкәтләре, идарәче компанияләр җитәкчеләре бу уңайдан ВДПО ярдәменә исәп тоталар.
    Редакциядән: Җилләткеч системасы турындагы сүз шуның белән генә ябылмый әле. Без Куйбышев урамындагы проблеманың ничек хәл ителүен күз угында тотачакбыз. Анысын да җил очыртып китмәгәе...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: