Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Гаеплеләр пәнҗешәмбе җавап тота

    Һәр пәнҗешәмбедә Нурлат районы административ комиссиясенең утырышы үтә. Бу юлы комиссия административ хокук бозулар турында төзелгән 10лап беркетмәне караячак.

    -Дүшәмбе көнне шәһәр җитәкчелеге һәм беркетмәләр төзү буенча уполномоченный белән берлектә Нурлат, Чаллы, Дружба урамнарында булып, кагыйдәләрне бозган 10лап хуҗага извещение калдырдык. Нигездә алар төзелеш материаллары калдыкларын чистартмауга кагыла. Санитар икеайлык барышында рейдлар ешаячак, гражданнар үзләре дә безгә теге яки бу җитешсезлек турында хәбәр бирә алалар. Шәһәрне чистарту турында бергәләп кайгыртсак әйбәт булыр иде,-ди административ комиссиянең җаваплы секретаре Вера Мальцева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: