Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге 15 майда билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья гаилә көненә багышлап фотоконкурс игълан итте.
- Конкурс 1 апрельдән 10 майга кадәр барачак, - ди бүлек начальнигы Гөлшат Евлахина. - Конкурста туйга әзерләнүче яшьләр һәм аларның кунаклары катнаша. Фоторәсем романтик жанрда, кунаклар белән төшкән булырга мөмкин. Конкурска фотоларны 30 апрельгә кадәр исемнәрегез белән http://vk.com/tatyananurlat; http://vk.com/ladkin_tort ; http://vk.com/maslakhova сайтларына юлларга кирәк. Җиңүче парларны тантаналы шартларда бүләкләү 15 майда узачак.