Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең муниципаль этабы старт ала

    20 февральдән “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” бәйрәме проектына старт бирелде.

    Буыннар алмашы, гаиләдә милли традицияләр нигезендә туганлык җепләрен саклауга корылган бәйрәмдә барлык гаиләләр дә катнаша ала. Анда катнашу өчен гаиләнең берничә буынын үз эченә алган шәҗәрәсе булу шарт. Бәйрәм кысаларында гаилә әзерләгән ризыклар күргәзмәсе оештырылачак, гаилә командалары арасында “Таныш булыгыз, минем гаилә, минем буын!” дип исемләнгән бәйге узачак.

    Бәйрәм өч – муниципаль, зона һәм республика этапларында үтәчәк. Муниципаль этап 20 февральдән башланып  китте һәм анда катнашырга теләкләре булган гаиләләр заявкаларын район башкарма комитетының архив бүлегенә 1 мартка кадәр бирә алалар. Белешмәләр өчен телефон: 2-07-12.

    Бәйгенең бөтен шартлары белән тулырак  http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2237739.pdf сайтында санышырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: