Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Гаиләмнең Җиңү таңнары...”

Район мәктәпләренең укучы кызлары арасында бәйге уздырыла Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызларының Нурлат бүлекләре мәгариф идарәсе белән берлектә укучы кызлар арасында бәйге уздыра.

Бәйге район мәктәпләренең 9-11нче сыйныфларында белем алучы 15-17 яшьлек кыз балаларны колачлый. Төп шарт: кызлар 20нче гыйнварга кадәр ildira2011@yandex.ru электрон адресына татар телендә эссе язып җибәрергә тиешләр. Эссе ике темага кабул ителә: беренчесе Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Гаиләмнең Җиңү таңнары...” дип атала, икенчесе – Муса Җәлилнең язылмый калган әкиятен уйлап чыгару. 1942 елның 15 февралендә Муса Җәлил кызына болай дип язган була: “Мин синең өчен бик кызыклы әкият уйлап чыгардым. Алтын әтәч турында. Аның артыннан фашистлар куалар, әмма үзләре тозакка килеп эләгәләр...”

       Эшләр А4 форматта 14нче шрифт белән 2-2,5 бит күләмендә кабул ителәләр. Укучылар эсселарында үзләренең тәҗрибәләре, уңышлары аша гаиләнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген барларга, милләтнең һәм дәүләтнең тарихын күзалларга тиешләр. Шуңа күрә эссе белән бергә диплом, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары һәм башка мәкаләләрне дә электрон портфолиога туплап җибәрү шарт. Алар pdf яки jpg форматында булырга һәм 10нан да артып китмәскә тиеш. Хатта катнашучының тулым исем һәм фамилиясен, мәктәп исемен күрсәтергә кирәк.

Реклама

      – Бәйге халкыбызның тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү, укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаңны формалаштыру, алдынгы, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү максатларыннан үткәрелә, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәветдинова. – Эшләргә нәтиҗә оештыру комитеты тарафыннан 21нче гыйнварда 14.00 дә җирлекара үзәк китапханәдә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X