Гакыйль Сәгыйровны искә алачаклар
Иртәгә якташыбыз, олы талант иясе Гакыйл Сәгыйровның 75 еллыгы уңаеннан районда игълан ителгән атналыкның йомгаклау чарасы шагыйрьнең язмышы белән тыгыз бәйләнгән Биккол авылында үтәчәк.
Биредә шагыйрьнең киңәйтелгән һәм тулыландырылган музей бүлмәсен ачу һәм укучыларның иҗади конкурсларына йомгак ясау булачак. Әлбәттә, ул Гакыйл аганың шигырьләре, җырлары белән үрелеп барачак. Чарада шагыйрьнең туганнары да катнашыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев