Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучысы Вилдан Сәетов билбау көрәше буенча дөнья беренчелегенең көмеш призеры булды.

Беренчелек 6 декабрьдән 9ына кадәр “Биектау” спорт комплексы базасында 2001-2003 елгы үсмерләр арасында үтте.

Анда дөньяның 10нан артыграк илен тәкъдим иткән 12 командадан 150ләп спортчы катнашты. Татарстаннан беренчелектә Яр Чаллы шәһәре, Түбән Кама, Чистай, Нурлат, Әлки, Алексеевск, Актаныш, Зәй, Тукай, Теләче, Аксубай һәм Мамадыш районнарыннан 22 кешелек команда чыгыш ясады. Команда составына Нурлат районыннан Чулпан мәктәбе укучылары, Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Расих Сәмигуллин шәкертләре Вилдан Сәетов белән Мәдинә Рахимджонова кергән иде. Киеренке көрәш шартларында Вилдан Сәетов финалда бары Үзбәкстан спортчысына гына оттырып, 60 кг.лы үлчәү

категориясендә икенче урынны яулады. Вилданның дөньякүләм уңышы аның спорт мастеры исеменә чираттагы ышанычлы адымы булды.

 

Шул ук көннәрдә спорт мәктәбе укучылары Россиянең атказанган спорт остасы Шамил Садриев истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия турнирында да чыгыш ясадылар. 2001-2003 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында үткән ярышларда шулай ук Расих Сәмигуллин шәкертләре Риваль Камалов (Чулпан мәктәбе) белән Вероника Дмитриева (Елаур) өченче урыннарга лаек булдылар.

Бу көннәрдә исә яшь көрәшчеләр чираттагы җитди ярышларга әзерләнәләр. 22 декабрьдә Чулпан мәктәбе базасында Чулпан көрәш мәктәбе чыгарылышлары призларына традицион ачык беренчелек узачак. Анда республиканың башка районнарыннан да яшь көрәшчеләрнең катнашуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев