"Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәре" Бөтенроссия конкурсының зона этабында "Гармония" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге соцхезмәткәре Миннемәрьям Газизҗанова "Социаль хезмәттә күп еллар эшләгәне өчен" махсус премиясе" номинациясендә беренче урынны яулады.
Социаль хезмәткәр һөнәре әлеге тармакка үзен багышлаган кешедән чиксез тормыш энергиясе, үз эшенә тугрылык һәм кешеләргә олы мәхәббәт таләп итә.
- Төп бурычым - үзем хезмәт итә торган өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү, сыйфатлы хезмәт күрсәтү, - ди М.Газизҗанова.
Бүгенге көндә аның карамагында 7 кеше, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучы, ветераннарның толлары, 1,2 группа инвалидлар һәм тыл хезмәтчәннәре бар.
Ул социаль тармакка 20 ел гомерен багышлаган. Шул чор эчендә соцхезмәткәр Газизҗанова үз эшенең күп методларын өйрәнгән.
- Социаль тармакта эшләү дәверендә әлеге һөнәр ияләренә әдәплелек тойгысын җуймаска һәм сабыр булырга кирәк. Социаль хезмәткәрләр кече күңелле, ачык йөзле булырга тиеш. Минем эшем - бу минем һөнәрем генә түгел, ә минем язмышым да. Хезмәт вазифам кушуы буенча мин ярдәм иткән кешеләр язмышы. Мин хәзер алардан башка яши алмыйм. Без - бербөтен.
Нет комментариев