Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Рәмзия Шәрипова белән Ләйсән Төхфәтуллина Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында арт-терапия элементлары белән төркем занятиесе үткәрделәр.
Бүлекнең канаты астындагы балаларга иҗади бирем бирелде - әби-бабайларга гадәти булмаган котлау әзерләргә кирәк иде. Бүлек белгечләре фикеренчә, мондый биремнәр үтәү процессында балаларның фикерләве, игътибарлары һәм иҗади зәвыклары активлаша. Ә иң мөһиме, алар өлкәннәргә карата миһербанлы һәм ихтирамлы булу дәресе алалар. Балалар үз куллары белән ясалган эшләнмәләрен өлкән туганнарына һәм социаль кайгыртуда булган ялгыз картларга бүләк иттеләр.