Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Геройның оныклары Нурлатта да бар

Самара өлкәсенең Шентала районыннан Советлар Союзы Герое Григорий Ильич Кузнецовка багышланган хәтер кичәсенә Нурлаттан да аның оныклары һәм оныкчыклары барып кайтты.

Әлеге чара 14 октябрьдә Геройның туган авылы Туармада үтте. Әлеге авыл Нурлат спортчыларына да яхшы таныш, безнекеләр анда ел саен Григорий Кузнецов истәлегенә үткәрелүче җиңел атлетика ярышларында катнашып торалар.
Бүгенге көндә Советлар Союзы Герое Григорий Кузнецовның нәселен аның 45 оныгы, оныкчыгы һәм аларның балалары дәвам итә. Үзләренең легендар бабалары батырлыклары утрында әти-әниләреннән, Герой белән шәхсән таныш булганнардан ишетеп беләләр. Һәм Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үткән хәтер кичәсендә алар Геройның тормышыннан тагы да күбрәк кызыклы нәрсәләр белделәр. Үз чиратларында Григорий Ильичның намуслы булырга һәм әлеге коточкыч сугашта тынычлык, якты киләчәк шчен кан койганнарның хәтерен сакларга дигән фатихасын һәрчак үтәргә вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат