Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Гимназиялеләр пневматик винтовкадан ату ярышларында җиңеп, 12 февральдә Казанга район данын якларга барачаклар

Кичә, 4 февральдә Нурлат гимназиясендә Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату буенча ярышларның икенче этабы узды.

Районның 13 авыл мәктәбеннән 65 укучы көч сынашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча командалар арасында I урынны Киекле мәктәбе, II урынны Иске Чаллы мәктәбе, III урынны Егоркино мәктәбе командалары яулады. Малайлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: I - Максим Хәйруллин (Мамык мәктәбе), II - Әлфис Хәсәнов (Бикүле мәктәбе), III - Илфат Галәветдинов (Киекле мәктәбе). Кызлар арасында: I - Алена Онгина (Киекле мәктәбе), II - Рәсинә Фәсхиева (Колбай Мораса), III - Наталья Зародная (Төрнәс).
Әлеге чара оборона-массакүләм эшчәнлек айлыгы кысаларында үткәрелде. Ул 12 февральдә Казанда Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов призына уздырылачак республика ярышларында район данын яклаячак иң төз атучы укучыларны сайлап алу максатыннан оештырылган иде. Ярышларны "Форпост" яшьләр үзәге һәм Нурлат ДОСААФы үткәрде. Гомуми нәтиҗәләр буенча Казанда узачак ярышларга Нурлат гимназиясе укучылары барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев