Чулпан авылында яшәүче тугыз балалы Гөлсинә Вәлиева йортында чыккан янгын район халкын нык тетрәндергән иде. Арада тәрбиягә алган һәм инвалид балалар булуын белгәч - бигрәк тә.
Хәсрәтне ил белән күтәрү генә Гөлсинәгә рухи көч өстәгәндер, мөгаен. Район җитәкчелегеннән, ТР Дәүләт Советы депутатыннан, социаль службалардан килгән ярдәм янына халыктан да булышлык шактый күрсәтелде бит гаиләгә. Һәм менә шатлыклы хәбәр: янгыннан соң 40 көн үтүгә, 23 август көнне, Гөлсинә Вәлиева гаиләсе яңа йортына күченеп яши башлады. Авыл җирлеге советында әйтүләренчә, йортка су кертелгән, телефон урнаштырылган, кыз һәм ир балалар өчен аерым йокы бүлмәләре булган яңа йорт барысының да күңеленә хуш килгән. Әле тагы яңа мунчаны да өлгерткәннәр, хәзер өйгә җылылык кертү белән мәшгульләр икән. Гөлсинә, әлбәттә, үзләренә кайгы килгәндә ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтле.
Нет комментариев