Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Гомуми инвентаризация яки Хуҗаны бергәләшеп эзлибез

2014нче елның 15 гыйнвареннан 1 мартына кадәр районда "Халык инвентаризациясе" акциясе үтә. Хуҗасыз биналар, кулланылмый торган участоклар якын араларда яңа статус алыр, мөгаен. Һәрхәлдә, бүген республикада башланып китүче чаралар барышында халыкның актив ярдәме белән мондый объектлар ачыкланачак һәм хуҗалык әйләнешенә кертеләчәк.

Районда һәм шәһәрдә хуҗасыз объектлар булуның сәбәпләре төрле. Бу үзлектән төзелеш башлау да, үзләштерелмәгән җир участоклары да, милекченең үлеп китүе, милекче булган юридик затның бетерелүе дә, соңгы очракта объект милекчеләр реестрына кертелмәгән булгандыр, мөгаен... Нәтиҗәдә, күпләгән проблемалар барлыкка килә. Моннан тыш, ташландык җир участоклары чүп оясына әверелә, анда санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килә, ә биналар легаль булмаган мигрантлар һәм бомжларның яшәү урынына әйләнә, бу әле муниципаль бюджетка салымнарның керүенә дә кире йогынты ясый, мондый урыннарның архитектур йөзе дә матур булмый. Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының "Халык инвентаризациясе" дип аталучы акция үткәрү турындагы рәсми документыннан күренгәнчә, тәртип салуда халыкның ярдәменә исәп тотыла.
Илдә халыкның "Халык инвентаризациясе" акциясенең актив катнашучылары булу практикасы бар инде. Мәсәлән, 2006 елда нәкъ шундый юл белән Санкт-Петербургта 2 меңгә якын буш торган һәм хуҗасыз объект турындагы заявканы җыеп эшкәрткәннәр һәм биналар, буш җирләрне дә кертеп 700ләп объекттан торган исемлек төзүгә ирешкәннәр. Ул чагында хакимият 190нан артыграк бинаны саткан, кайберләрен балалар бакчаларына үзгәртеп корган. Бу тәҗрибәне күптән түгел Татарстанда да куллана башладылар, узган елның 30 октябреннән 15 декабренә кадәр Казанда "Халык инвентаризациясе" дигән акция үткәрелде.
- Әлеге акциягә җәмәгатьчелекне тартуның нәтиҗәсе бар. Мисал өчен, акция барышында Казанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына 774 мөрәҗәгать кергән. Хәзер Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы әлеге чаралар нәтиҗәләреннән чыгып, бу тәҗрибәне районнарда да кулланырга тәкъдим итте, - ди Нурлат районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Шилов. - Район һәм шәһәр халкы әлеге проектта актив катнашырлар дип өметләнеп калабыз.
Росреестрның Татарстан буенча идарәсе Нурлат бүлеге мәгълүматларына караганда, авыл җирлекләрендә 14387 участок исәпләнә.
- Шуларның бары тик яртысыннан артыграгы гына рәсмиләштерелгән. 2013нче елда аларны тиешле тәртиптә рәсмиләштерүгә 132 предписание бирелде. Узган елның соңгы кварталында 118 кеше теркәү үткән, - ди Росреестрның Нурлат бүлеге начальнигы Фәнис Рәхмәтуллин. Шәһәргә килгәндә, биредә дә рәсмиләштерелмәгән участоклар бар әле.
Кадастр исәбенә куелмаган гаражлар, дачалар өчен бирелгән җир участоклары бар, димәк, алар Росреестрның Нурлат бүлегендә дә теркәлмәгән. Мисалга "Алмалык" бакчачылык ширкәтен алыйк. Аның мәйданы 44,3 гектар, әмма барлык участоклар да рәсмиләштерелмәгән, димәк, җавапсыз бакчачылар салымнар да түләми булып чыга. Ә бит районда мондый бакчачылык ширкәтләре берничә. Гаражлар белән дә шул хәл. Мәсәлән, 1нче АЗС юлы тирәсендәге гаражлар массивында 167 гараж бар. БТИ РГУПның №5 районара филиалы директоры Ирина Тихонова хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә шуларның 135есенә милек хокукы теркәлгән. Әмма шәһәрдә рөхсәтсез төзелгән гаражлар һәм башка корылмаларның да булуы турында онытырга ярамый. Һәм газета укучыларыбызда "Алар һәм хәбәр бирергә тәкъдим ителә торган файдаланылмаучы участоклар һәм объектлар белән ни булачак соң?" дигән урынлы сорау туардыр. Моңа Владимир Шилов ачыклык кертте.
- Бу мәсьәлә белән әлеге җир участокларын һәм биналарны файдалану буенча алда торган планнарны билгеләү өчен махсус оештырылган эшче комиссия шөгыльләнәчәк, - ди ул.
Бүген районда "Халык инвентаризациясе" дигән акция старт ала. Файдаланылмый торган җир участоклары, биналар турында булган барлык мәгълүматны нурлатлылар 2-06-04, 2-36-21 телефоннары аша, шулай ук vladimir.shilov@tatar.ru адресына электрон почта буенча җибәрә алалар. Эшче төркем нурлатлылардан кергән һәр хәбәрне тикшерәчәк.
Хәбәрләр 2014нче елның 1 мартына кадәр кабул ителә.
Ачыкланган объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү буенча чараларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат 2014нче елның 1 маена кадәр әзерләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат