Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Гомумроссия съездында

    Бүген Мәскәүдә узучы Гомумроссия мәгариф профсоюзларының чираттагы VII съездында катнашучы 14 кешелек республика делегациясе составында Нурлат районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары Советы рәисе Фәридә Сәгыйрова да бар.

    Әлеге оешма Россиянең 4 миллион 300 мең мәгариф хезмәткәрен берләштергән иң эре иҗтимагый оешмаларыннан санала. Съездда оешманың биш еллык эшенә йомгак ясалачак, мәгарифтә социаль-икътисадый хәл турында сүз барачак һәм үсеш планнары билгеләнәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: