Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

ГОЗӘЕРОВНЫ ЕВРОПА КЕЛӘМЕ КӨТӘ

Нурлат көрәшчесе Марсель Гозәеров Россия чемпионы титулы яулап, Россиянең спорт мастеры дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.

Абыйлы-энеле Рәмис һәм Марсель Гозәеровлар көрәшче буларак, нурлатлыларның күз алдында үстеләр, осталыклары белән үзләрен яраттырырга өлгерделәр. Марсель 7 яшьтән бирле келәмдә, быел кулга сөлге алуыма егерме ел була, ди.
- Әниемнең энесе, мәрхүм Ринат абый Иглайда тренер булып эшләде, безне дә үзе белән ияртә иде. Аннан, Нурлатка күченгәч, спорт мәктәбендә Раил Рәхмәтуллинда шөгыльләнә башладым. Ул - минем беренче остазым, - ди Россия чемпионы Марсель Гозәеров.
Спортчыларга хас үҗәтлеге, көрәшкә хирыслыгы бик тиз үзенекен итә: Марсель район күләмендәге турнирларда бер-бер артлы җиңүләр яулый башлый, егерме елга якын инде сабантуйларны да калдырганы юк. Шулай да зур җиңү 2006 елда килә аңа, Марсель яшьләр арасында башта Татарстан, аннан Россия чемпионы титуллары яулый. Болар аның яшьләр арасындагы соңгы турнирлары була. Мәктәпне тәмамлап, Казан энергетика университетында укыганда да чемпион егеткә "тынгылык" бирмиләр, әлбәттә. Биредә инде ул Илдар Хәбибуллин кул астында шөгыльләнә башлый һәм янә җиңүләре белән үзе укыган вузның, башкаланың Киров районының спорт данына үз файдасын китерә тора. 2010 елда инде зурлар арасында чемпион калып, Татарстанның спорт остасы исемен алуга ирешә, шул ук елны Россия чемпионатында өченче урын ала. Шул турнирдан соң, Марсель үз алдына Россия чемпионатын отарга, дигән зур максат куя.
- Зур хыял иде ул. Шөкер, тормышка ашты, дөрес, бик кыен булды, чемпионатның Уфада узуы да үз йогынтысын ясады, - дип тәэсирләрен уртаклаша яңа чемпион. Чыннан да, Марсельгә финалда башкорт егете белән алышырга туры килә: Уфа җанатарларының үз көрәшчеләрен алга куып гөжләүләре әле дә колагымда яңгырый сыман, ди. Хөкемдарларның алыш бетте дигәч тә, каяндыр алты секунд табып өстәүләре дә Нурлат егетен сындыра алмый, башкорт көндәше - узган елгы чемпионнан өстен чыга ала Марсель. Тормыш иптәше Алия, уллары Альмир белән Радмир, күпсанлы дуслары - Гозәеровның җиңүен һәркем сөенеп кабул итә. Марсель эшләгән УТТ җитәкчесе, заманында үзе дә көрәшеп йөргән Илдар Галиев, Әлмәттәге тренеры Ильяс Билалов иң беренчеләрдән булып котлыйлар. Татарстан егетләренең нәкъ менә Башкортостандагы җиңүләренә Татарстанның көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов та аерым әһәмият бирә. Шуңа да якын араларда әлеге көрәшчеләрне үз янына чакырмакчы. Россиянең көрәш Федерациясе президенты әйтүенчә, бу чемпионатның җиңүчеләре киләсе елга Европа чемпионатына барачак. Димәк, Марсель Гозәеровның Европа мәйданына чыгасы да бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат