Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Гражданлык оборонасы буенча дәресләр

    Бу атнада 125нче янгын частенда кирәкле документларны эшкәртү буенча өйрәтү-методик дәресе үтте. Бирегә предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең гражданлык оборонасы өлкәсендә бурычларны хәл итү өчен уполномоченныйлары чакырылган иде.

    Дәрестә агымдагы елда Гражданлык оборонасы өлкәсендә чараларны планлаштыру буенча документлар булдыру, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү, янгын куркынычсызлыгын һәм суда куркынычсызлыкны тәэмин итү, шулай ук хезмәткәрләр әзерләү планы буенча янгын часте начальнигы И.Курамшин, Нурлат шәһәр прокуроры Ә.Вәлиуллов һәм башкалар чыгыш ясадылар. Чираттагы дәресне авыл җирлекләре башлыклары һәм эвакуация пунктларының штаб начальниклары өчен үткәрү күздә тотыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: