Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

ГТО кайта: Нурлат укучылары хезмәткә һәм оборонага әзер

Татарстан ГТО нормаларын сынап караучы төбәкләр исемлегенә кертелгән.

ГТО нормаларын укучылар агымдагы елның 1 сентябреннән башлап тапшыра башлаячаклар. Комплекс 11 яшь төркемен (6-70 яшькәчә) үз эченә ала һәм өч этапта тормышка ашыруны максат итә. Беренче этап - 2014-2015 еллар - мәгариф учреждениеләре өчен булса, 2017 елдан инде барлык теләүчеләр дә әлеге нормаларны тапшыра алачак. Укучыларны нормативларның яңа челтәре көтә. Дөрес, яңа комплекста кагыйдәләр сизелерлек үзгәргән. Элеккеге, Советлар Союзы вакытындагылардан турникта тартылу, сикерү, чаңгыда йөгерү һәм туристик поход сакланып калган. Ә менә яңаларына йөгерү, йөзү кебекләр кертелгән.
- Әлеге комплекс Советлар Союзы вакытында 1931-1991 елларда гамәлдә иде, - ди газетабызның җәмәгать корреспонденты Җәүдәт Хәйруллин. - Элек нормативларны 10-60 яшьлек гражданнар тапшырып килде. Һәм ул вакытта сәламәт, физик яктан көчле яшьләр күбрәк иде. Хәзерге буын өчен дә ГТО нормаларын кертүләре бик дөрес. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше һәр буын өчен кулай булырга тиеш.
Мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" нормалары хакында әлегә рәсми хат юк икән.
- Әлеге яңалыктан хәбәрдар, проекты белән таныш һәм нигездә аны хуплыйм, - ди идарә методисты Наталья Хәмидуллина. - Илдә бу проект буенча эшләүче төбәкләр бар инде. Мин, шәхсән, ГТО нормалары ирекле булырга тиеш дип саныйм. Соңгы елларда укучылар арасында аллергия, шикәр диабеты, астма белән авыручылар арта. Гомумән, балаларның сәламәтлекләре бик үк яхшы булмавы сер түгел. Бу балалар физикультураны җиңеләйтелгән формада узалар, әлеге категория укучылар өчен программа үзгә булырга тиештер дип саныйм.
Совет заманнарында ГТО нормативларын тапшыру укучыларның перспективаларына берничек тә йогынты ясамаган. Ә менә хәзер физкультура институтларына укырга кергәндә аларның нәтиҗәләре өстенлек бирергә мөмкин икән.
- Ярар, укучыларны әлеге нормаларны бирдерергә мәҗбү итәрләр дә, ә эшче коллективларны ничек тартырга?- ди бер танышым. - Сезонга бер тапкыр уздырылучы чаңгы ярышларына да коллективларны тулысынча алып чыгып булмый. Ә бит монда спортның ничә төре буенча көч сынарга туры киләчәк.
Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә әйтүләренчә, район мәктәпләре укучылары ГТО нормалары буенча эшләргә тулысынча әзер.
- Районда балаларның 80 проценты әзер разрядчылар, - ди бүлек начальнигы Әнәс Нәбиуллин. - Шуңа күрә безнең район өчен ГТО нормалары әлләни зур яңалык булмаячак. Һәм без моңа әзер. Районда спорт-сәламәтләндерү учреҗдениеләрендә бу нормалар рәсми рәвештә булмаган килеш тапшырыла иде инде. Нормаларның бернинди авырлыгы юк. Нәтиҗәләр аттестатка төшәчәк һәм күрсәткечләр нигезендә ГТО значоклары биреләчәк. Ә бу дәрәҗәләр - алтын, көмеш һәм бронза значоклар вузларга укырга кергәндә үз плюсын бирәчәк.
Уку елы башыннан әлеге яңалык мәктәп укучыларына кагылса, моңа хезмәт коллективлары да әзер булып торырга тиеш. Проект авторлары фикеренчә, 2017 елдан башлап ил халкы массакүләм рәвештә йөгерә һәм сикерә башларга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X