Шул көннәрдә Гәйтән авыл җирлегендә моңа кадәр авыл җирлекләре арасында үткәрелгән республика конкурсында җиңеп алган 1 миллион Грант хисабына кайтарылган "МТЗ-80" тракторын зур сөенеч белән каршы алдылар.
- Безнең җирлеккә 4 авыл карый, авыл эчләрендәге, алар арасындагы юлларны карап тору өчен бу техниканың ярдәме зур булачак. Якын араларда тракторга чапкыч һәм төрттергеч тә кайтырга тиеш. Димәк, юл кырыйларын чаптырырга чыга да алачакбыз. Тракторны авылның тәҗрибәле механизаторы Илһам Хәсәнҗанов иярләячәк, - дип шатланып хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Рәшит Кәлимуллин.
Грант средстволарының бер өлеше Гәйтән авылы зиратының тирәсен тимер койма белән тотуга, бер өлеше Иске Авылда Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә истәлек тактасы булдыруга тотылган.
Шул көннәрдә Чулпан һәм Әмзә авыл җирлекләренә дә шундый ук тракторлар кайтарылган.
Нет комментариев