Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Халык контроле” чикләрен киңәйтә

Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасында "Халык контроле" дәүләти мәгълүмат системасының аегымдагы елның 11 аендагы эшчәнлеге мәсьәләсенә багышланган видеокиңәшмә үтте.

Иң башта 2012 елдан бирле эшли башлаган системаның халык тарафыннан яхшы кабул ителүе билгеләп үтелде. "Халык контроле" систесаның эше буенча республиканың элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул ГИСта уңай чагылыш тапкан механизмнар турында сөйләде. Болар - "Халык контроле", "Мәктәп эко-патруле". Видеокиңәшмәдән соң, сүз урында дәвам итте. Район башлыгы Равил Кузюров бу юнәлештәге эшнең уңай динамикасын билгеләп үтте, "Халык контроле" халык белән үзенчәлекле элемтә ул, диде. Бу системадан нуршлатлылар да актив файдалана. Ела башыннан бирле "Халык контроле"нә 375 заявка бирелгән. Районның эшләр белән идарә итү службасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, хәбәрләрнең күпчелеге территорияләрне төзекләндерүгә бәйле икән. Мисал өчен, агымдагы елның 11 аенда бу категориягә 130 мөрәҗәгать кергоән. Шулай ук "Юл хәрәкәтен оештыру" категориясе дә игътибарсыз калмаган - бирегә 119 Заявка кергән. Әлеге ике категория һәм уңай, һәм тискәре яктан иң күп бәяләрне алдыларда. Мотивлаштырылган баш тарту бары тик бер хәбәргә генә бирелгән. Гомумән исә "Халык контроле"ндә 30дан артык категория бар. Заявкалар игътибарсыз калмый, һәркайсына билгеле бер статус биреә, алары 4әү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат