Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Халык контроле”нә мөрәҗәгатьләр урында каралды

3 октябрьдә Нурлатта Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүматый системасына халыктан ел дәвамында кергән мөрәҗәгатьләрнең язмышына багышланган эшче киңәшмәдә нурлатлыларның 6 гаризасы каралды.

Алар нигездә торак проблемасына, юлларның торышына, мәгариф учреждениеләрен Интернет белән тәэмин итүгә, табибка электрон чират һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тиешле службалар вәкилләре Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская алдында хисап тоттылар. Ул дәүләт хезмәтләре сайтындагы "Халык контроле" проектының баш модераторы.
Киңәшмәнең эш моментларына нәтиҗә ясап, Сәрия Сабурская гражданнарның "Халык контроле"нә мөрәҗәгатьләре санын халык ышанычы турында сөйли дип бәяләде.
-Мөрәҗәгатьләрнең үтәлеш вакытына игътибар бирергә кирәк,-диде ул.-Сорауны кире какканчы, аны җентекләп өйрәнү шарт. Тамга өчен генә җавап бирү булырга тиеш түгел.
Шунда ук проблемаларны хәл итүдә нәтиҗәле катнашу юлларын да тәкъдим итте:
-Җирле бюджет "Халык контроле"нә кергән мөрәҗәгатьләрне дә истә тотып төзелергә тиеш,-дип нәтиҗә ясады ул.
Бу көнне "Халык контроле"нә Аксубай районыннан кергән 5 мөрәҗәгать тә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат