Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Халыкара Балалар көне кысаларында Нурлатта чаралар дәвам итә әле

Традиция буенча, шәхси эшмәкәр Розалия Зарипова район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә дәваланучы нәниләргә ел саен татлы бүләкләр өләшә.

Зариповлар гаиләсендә сакланып килүче әлеге традициягә 10 еллап икән инде. Быел да Розалия Мирсәетовна бу традицияне бозмаган. Дүшәмбе көнне ул хастаханәдә дәваланучы 40 баланы татлы тәм-томнар белән сөендерде. Бәйрәм көнне шәхси эшмәкәр бер балага сәламәтләндерү лагерена юллама да тапшырды әле.
- Балалар - безнең киләчәгебез, - ди Розалия Зарипова. - Шуңа да аларның бәхетле елмайган йөзләрен күрү миңа көч бирә, яңа уңышларга этәрә.
Шул ук көнне "Гармония" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә үзләрендә патронатта булган 50 бала өчен шәһәр паркында кече Сабантуе үткәрде. Уеннар, ярышлар белән узган бәйрәмнән соң балаларны шәхси эшмәкәр Ринат Нәфыйгов "Большая ложка" кафесында хәйрия төшке ашына каршы алды. Шәхси эшмәкәр әлеге категория балалар өчен мондый чараларны аена бер тапкыр оештыра икән. Балаларны яклау һәм саклауга корылган чараларга полиция хезмәткәрләре дә кушылды. Республикада Татарстан Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча үткәрелүче "Балаларга өмет бүләк ит" акциясе кысаларында алар "Гармония" үзәгендә патронатта торучы 10 гаилә балаларына бүләкләр тапшырдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X