Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Халыкара дуслык көне Нурлат паркында үтәчәк

Зур һәм күңелле итеп уздырырга җыеналар быел Нурлатта. 26 июль көнне шәһәр паркында бик бай ял программасы тәкъдим ителә.

Бәйрәм кичке 5тә балалар өчен төрле аттракционнардан, күңел ачу уеннарыннан башланачак. Шәһәрлеләр өчен "Нурлат осталары" берлеге кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим итәчәк. Биредә чын ташлардан бизәнү әйберләре, замшадан аксессуарлар, балчыктан, каен тузыннан, гипстан әйберләр, чигү-тегү үрнәкләре һ.б.лар булачак. Шунда ук милли аш-су күргәзмәсен һәм кулдан җыелган автомобильләрне дә күрә алачаклар.Кичке 6да мәдәни-массакүләм программаны якташыбыз, "Алтын Барс" премиясе лауреаты Фирдүс Тямаев төркеменең 1 сәгатьлек концерты ачып җибәрә. Программа кысаларында уеннар, конкурслар һәм "Халыклар дуслыгы" дигән флеш-моб та каралган.
Бәйрәмдә киң спорт-күңел ачу уеннары да булачак, сәүдә нокталары эшләячәк. Кыскасы, дусларыгызны алыгыз да Дуслык бәйрәменә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат