Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хатирәләр янә яңарды

Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгына әзерлек барган бу көннәрдә Иске Әмзә авылында Әфган сугышында һәлак булган Рәис Һадиевның истәлеге яңартылды. Хәзер Рәис туып-үскән йорт капкасына куелган истәлек тактасы янына егетнең мәрмәргә төшерелгән фоторәсеме дә эленде.

Әлеге вакыйганы моңа кадәр - узган елның көзендә башкарыл-ган эшләрнең дәвамы дип атарга мөмкин. Ул чагында "Хәрби туганлык" ветераннар оешмасының бөтен Татарстанга сибелгән әгъзалары Иске Әмзәгә җыелып, Рәиснең каберендә булганнар һәм ул туып-үскән йортка мәрмәрдән истәлек тактасы элгәннәр иде. Митинг вакытында исә оешма җитәкчесе Иван Стогниев истәлек тактасы янына Рәиснең фоторәсемен дә элү яхшы булыр иде, дигән тәкъдим кертте. Һәм менә "әфганчы" егетнең хәрби дуслары, туганнары һәм оешма әгъзаларының тырышлыгы белән бу тәкъдим тиз арада тормышка да ашырылды.
- Республика буенча төрле район, шәһәрләрдә 30лап шундый истәлек тактасы эленде, - ди Рәиснең җизнәсе, үзенең дә Әфган сугышына турыдан-туры катнашы булган Илгиз Нәбиуллин. - Рәис белән Әфганстан сугышын кичкән иптәшләре Чистай егете Рәфис Мәхмүтов, Тукай районыннан Айбулат Якупов һәм Рәфис Галиуллин - бу эштә башлап йөрүчеләр. Әле менә 25 еллык уңаеннан планлаштырылган чаралар арасында яңа истәлек такталары ачу да күздә тотыла. Берәү дә онытылырга тиеш түгел.
Иске Әмзәдә туып-үсеп, бүгенге көндә Түбән Камада яшәүче Илгиз Нәбиуллин - "Хәрби туганлык" оешмасы активистларының берсе, Яр Чаллы, Чистай һәм башка шәһәрләрдәге сугышчы-интернационалистлар белән даими рәвештә аралашып торалар, бергәләшеп проблемаларны чишү, сугышчан дусларына ярдәм итү юлларын эзлиләр, сугышта ятып калган иптәшләренең истәлекләрен мәңгеләштерү максатыннан бик күп төрле эшләр башкаралар. Әле менә Колбай Морасадан китеп, Әфган сугышында һәлак булган Ирек Сафиуллин истәлегенә дә шундый мәрмәр такта булдырасы иде, дип кайгыртып йөрүләре. Иске Әмзәдә авыл үзәгендә сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә һәйкәл булдырырга иде дигән матур ниятләре дә юк түгел.
- Һәйкәл булдыру теләген "Хәрби туганлык" оешмасы җитәкчесе Иван Стогниев та хуплады. Ниятебезне тормышка ашыруда авыл җирлеге башкарма комитеты һәм районның хәрби комиссариаты ярдәменә өметләнәбез, һәйкәл яшьләргә һәм үсмерләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнар иде, - ди Илгиз Исхакович.
Һәйкәлне киләсе көзгә кадәр ясап бетереп, 5 ноябрь - Хәрби разведчиклар көнендә ачарга планлаштыралар. Нәкъ бу көнне сайлаулары юкка түгел, япь-яшь көенчә сугышта башын салган Рәис армиядә разведчик булып хезмәт иткән бит.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Раис Хадиев

2
X