ХӘБӘРЛӘР
хәбәрне Sms буенча
ТР Нурлат район судында 2012 елның апреленнән гражданнарга суд утырышының көне, вакыты һәм урыны турында хәбәр бирү процессы махсуслаштырылган Интернет-ресурс аша Sms-хәбәр юлы белән оештырылган.
- Хәбәр бирүнең бу төре дәгъвачының судның кабул итү бүлмәсендә гариза биргәндә яки почта аша гариза юллаганда, ә җавапка тартылучылар һәм башка затларның суд утырышына беренче тапкыр килгәч биргән рөхсәте белән тормышка ашырыла, - диде ТР Нурлат район суды судьясы Д.Гадыршин. - Sms-хәбәр алуга рөхсәт расписка формасында ясала, анда шулай ук мобиль телефонның номеры да күрсәтелә. Бу вакыт эчендә мировой судьялар тарафыннан 258, Нурлат район судыннан 228 Sms-хәбәр җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев