Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хезмәте - кешенеке, акчасы - үзеңнеке

Максатчан программа буенча быел Нурлатта күпкатлы 10 йорт капиталь ремонтланды, киләсе елга да шуннан ким булмаска тиеш.

Бу хакта әлеге темага үтә торган киңәшмә саен искәртелә. Моның гамәли нәтиҗәсе дә күз алдында инде - киләсе елга фаразлана торган программа кысаларында ике йортның түбәсе яңартылды, берсенә яңабаштан кыеклы түбә ясала. Ә "Энергострой +" ЯАҖ төзүчеләре Хәммәдиев урамындагы 4нче йортның подъездларын да аванс белән ялт иттереп куйдылар инде. Барлык җылылык торбалары да кысаланган, стеналары һәм баскыч читләре буялган, баскыч мәйданчыкларына плитәләр түшәлгән шул подъездлардагы ремонт нәтиҗәләрен вәхшиләрчә бозарга җөръәт итүчеләр генә төзүчеләрнең бу эшләрне әҗәткә башкарганлыклары турында да уйласыннар иде. Ахыр чиктә, бер өлеше шушы йортта яшәүчеләрнең үз кесәләреннән түләнәсе дә бит әле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев