Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хөрмәтле нурлатлылар!

Ноябрь истәлекле даталардан башлана. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне асылында тирән тарихи тамырлар һәм традицияләр ята. Без, нурлатлылар, үзебезнең төрле диндәге, милләттәге халыкларның бердәмлеге традицияләренә катнашыбыз барлыгы белән горурлана алабыз. Толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү темалары һәрчак актуаль булачак. Дөньяга шундый күзлектән каравыбыз безгә алга таба яшәргә, социаль-мәдәни мирасыбызны үстерергә,...

Ноябрь истәлекле даталардан башлана. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне асылында тирән тарихи тамырлар һәм традицияләр
ята. Без, нурлатлылар, үзебезнең төрле диндәге, милләттәге халыкларның бердәмлеге традицияләренә катнашыбыз барлыгы белән
горурлана алабыз. Толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү темалары һәрчак актуаль булачак. Дөньяга шундый күзлектән каравыбыз
безгә алга таба яшәргә, социаль-мәдәни мирасыбызны үстерергә, чит экстремистик йогынтыларга каршы көрәшергә, белемнәребезне киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкинлек бирә. Тагы бер бәйрәм датасы - 6 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Татарстан Конституциясе
көне дә әлеге максатларга аһәңдәш. Без барыбыз да республикадагы уңай үзгәрешләрдә актив катнашабыз һәм моның тере шаһитлары
да. Быел Татарстанның яңа парламентын сайладык, шул рәвешле якындагы биш елга үзебезнең киләчәгебезне билгеләдек. Республикабыз
сәясәтенә хас булган тотрыклылык һәм демократизмга йөз тоту матур нәтиҗәләрен бирә тора. Һәм без Конституциясе какшамас терәк
булган Татарстаныбызның алга таба да үсү, матураю юлыннан барачагына ышанабыз.Әлеге бәйрәмнәр уңаеннан барчагызга да бәхет һәм иминлек, көр кәеф һәм рухи күтәренкелек, тынычлык телим.
Равил Кузюров,Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев