Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хөрмәтле нурлатлылар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Яңа 2014 ел уңышлы һәм нәтиҗәле килсен, шатлыклы вакыйгаларга һәм игелекле эшләргә бай, яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар елы булсын!

Киеренке хезмәт, тирән эчтәлек, күңелле вакыйгалар һәм җиңүләр белән тулы 2013 ел тарихка кереп бара. Нурлат районы өчен ул җиңелләрдән булмады, әмма без елны билгеләнгән социаль-икътисадый планнарны, федераль һәм республика программаларын уңышлы үтәп төгәлләдек. Хезмәт сөючәнлегегез һәм түземлегегез өчен рәхмәт Сезгә! Узып баручы ел байтак җиңүләр һәм казанышлар китерде, безне яңа һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе белән баетты. Шуңа да һәрберебезгә ирешелгәнгә куанып, бер-беребезгә якты өметләр һәм бәхетле киләчәк теләргә нигез бар. Ә киләчәкнең нинди буласы безнең үзебездән, тырыш хезмәтебез, эшлекле активлыгыбыздан, тормышыбызны матуррак, туган җиребезне-баерак итү теләгеннән тора. 2014 елга без олы ниятләр белән аяк басабыз. Эзлекле үсеш курсы дәвам иттереләчәк: федераль һәм республика социаль программаларын тормышка ашыру, шәһәр инфраструктурасы һәм ТКХны
модернизацияләү, эшмәкәрлекне үстерү өчен инвестицияләр җәлеп итү һ.б. Мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен җирле хакимиятнең, барлык предприятиеләрнең, эшмәкәрләрнең һәм халыкның бердәм эшләве кирәк. Нурлат җирендә милләтара дуслык, бердәмлек, конфессияара татулык ныгысын өчен барысы да эшләнәчәк. Безнең көчебез - бер-беребезне ишетә, аңлый һәм хөрмәт итә белүдә. Бергә без иң кыю проектларны гамәлгә ашыра алабыз, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршы алу буенча масштаблы эш башлау, Татарстан Республикасы парламентына лаеклы вәкилләр сайлау, социаль яктан авыр хәлдә яшәүче катлам турында, яшьләрнең физик һәм рухи саулыгы турында кайгырту һ.б. - кичектергесез бурычыбыз.
Хөрмәтле нурлатлылар!
Яңа ел безне якыннарыбызга, туган йортыбызга, шәһәребезгә мәхәббәт тойгысы тирәсенә берләштерә. Һәр кеше имин шәһәрдә үзенең иртәгесе көненә ышаныч белән яшәсен, һәр гаиләдә үзара аңлашу һәм ихтирам, җан җылылыгы һәм гармония хакимлек итсен! Яңа 2014 ел һәрберебезгә дөньядагы алыштыргысыз байлык - сәламәтлек алып килсен!
Чын күңелдән шәһәр һәм район халкына Яңа елда саекмас энергия, илһам, оптимизм, яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар телим! Имин һәм тыныч тормыш, игелекле көннәр сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат равиль кузюров