Хәтер яңарталар
Бүген хәрби-интернационалист якташларыбыз каберенә веноклар салу, хәтер яңарту максатыннан район башкарма комитеты, хәрби комиссариат, социаль яклау, ветераннар советы, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Форпост" яшьләр формированиесе, мәгариф бүлеге хезмәткәрләреннән торган делегация өч маршрут буенча юлга кузгалды.
Делегация вәкилләре шәһәрдә, Зирекле, Биккол, Тимерлек, Яңа Тумба, Төрнәс, Мамык, Колбай Мораса, Иске Әмзә, Аксубай районының Шәрбән авылларында һәм Нурлатта Әфган бәрелешендә яшь гомерләре белән хушлашкан 7, Чечня һәлакәтләрендә гомерләре өзелгән 6 солдатның каберләрен яд кылып, митингларда катнашып, һәлак булучы сугышчы - интернационалистларның якыннары белән аралаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев