Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Хәйрия акциясенә мөхтәсибәт тә кушылды

    "Мәктәпкә җыенырга булыш" Республика хәйрия акциясенә район мөхтәсибәте дә кушылды. Кичә, 24 августта Түбән Нурлат микрорайоны мәчете картлары бистәдә яшәүче 3 игезәк бала үстерүче Сәйдәшевлар гаиләсенә 10 мең сум акчалата ярдәм күрсәттеләр.

    Район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов әйтүенчә, акциягә һәр мәчет кушылачак. 1 сентябрьдә исә акция кысаларында шәһәр мәчетләре 8нче мәктәп укучыларына 20 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: акция
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: