Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хәзер ана капиталы микрофинанс оешмаларыннан алынган займнарны каплау өчен тотыла алмый

Ана капиталы түләүләре буенча законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер ана капиталы средстволары торак сатып алуга (төзүгә) микрофинанс оешмасыннан алынган займнар буенча төп бурыч һәм процентларны түләү өчен тотыла алмый.

- Законнардагы үзгәрешләрдә торак кулланучылар кооперативларына карата да өстәмә таләпләр каралган. Хәзер ана капиталын керү яки пай взносы хисабына дәүләти теркәлү узганнан соң үз эшчәнлеген өч елдан артыграк алып барган кооперативларга гына юнәлтергә мөмкин. Моннан тыш, законнардагы үзгәрешләр Пенси яфонды идарәсенең территориаль органнарына гариза бирүчеләр китергән документларның тиешле органнар тарафыннан бирелү фактын тикшерү хокукы да бирелә. Элегрәк гамәлдә булган закон нигезендә, Пенсия фондының территориаль органы бары тик ана капиталына дәүләт сертификаты биргәндә генә гариза бирүче китергән документлардагы мәгълүматларның дөреслеген генә тикшерә иде. Бу очракта ана капиталына сертификат алу белән аның средстволарынннан файдалану арасында озак вкыт үтәргә мөмкин иде, - дип үзгәрешләргә аңлатма бирде Пенсия фондының Нурлат районы буенча идарәсе начальнигы Рушания Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Закон