Иң бәхетле чор – балачак
Кичә “Нурлат-информ”да “Бәхетле балачак” конкурсы җиңүчеләрен котладык.
Халыкара балаларны яклау көнендә без яшь нурлатлылар арасында бәйге игълан иткән идек, аның төп шарты – социаль челтәрләрдә безнең аккаунтларга язылган булу. Анда катнашырга 50ләп кеше теләк белдерде. Бу көнне нинди генә фотолар алмадык без, аларның һәркайсында бәхетле елмайган балалар сурәткә төшерелгән иде. Әлбәттә, катнашучыларның һәрберсе җиңүче булырга лаеклы, әмма компетентлы жюри, озак киңәшләшкәннән с о ң , б е р е н ч е у р ы н н ы А л е к с е е в л а р н ы ң г а и л ә фотосурәтенә бирде, аны безгә Чуваш Тимерлегеннән В а л е н т и н а А л е к с е е в а җибәрде. Фотографиягә аның бертуганнарының балалары – Стефан, Давид, Вика һәм Денис төшкәннәр. Алар “Нурлатинформ”нан грамотага һәм конкурс иганәчесе – челтәр кибетләренең берсеннән тәмтомнар җыелмасына лаек булдылар. – Әлеге конкурс турында белгәч үк, фотоархивны барлый башладым, нәкъ шушы фотосурәтне җибәрәсем килде. Безнең гаиләбез бик зур һәм тату, табигать кочагына еш чыгабыз, авылыбыз янында матур урыннар бик күп. Әлеге фотосурәт бер ел элек гаилә белән шулай җыелгач ясалган иде, – дип сөйләде Валентина Алексеева. Ачыкланганча, әбунәчебез “Нурлат-информ” үткәрә торган конкурсларны күзәтеп бара һәм аларда актив катнаша икән. Менә очрашуыбыз көнне дә рәхмәт сүзләрен әйтергә ашыкты. – Кызыклы конкурслар өчен рәхмәт, хәзер аларда катнашу өчен стимулыбыз тагын да артты. Тәм-томнарга балалар бик шатланыр, дип уйлыйм, – диде ул. “ Б ә х е т л е б а л а ч а к ” фотобәйгесенең калган катнашучылары өчен дә грамоталар әзерләнде, аларн ы “ В К о н т а к т е ” д а г ы төркемебездән алырга була. Социаль челтәрләрдәге аккаунтларыбызга язылып, бәйгеләребездә катнашыгыз һәм призлар отыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев