Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Иң кадерле, иң гүзәл затлар Сез

Бәйрәм алдыннан без районның җитәкче ир-егетләренә хатын-кызларның нинди сыйфатларын ошатасыз дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Әсхәт Габдуллин, Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе:
- Хатын-кызларның һәр башлангычны, һәр эшне зирәк акыл белән, үлчәп алып барулары ошый. Җитәкче буларак миңа төрле тармакларны үз җилкәләрендә тартып барган хатын-кызлар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә туры килә. Еш кына аларның төрле катлаулы проблемаларны да хатын-кызларга гына хас осталык, кайчагында бәлки шәфкатьлелек, игелек күрсәтеп тә уңай хәл иткәннәрен күреп сокланам. Һәм тагын хатын-кызларыбыз һөнәри вазифалары белән бер вакытта яхшы әни дә булырга өлгерәләр бит әле, балаларны тәрбияләү, назлап үстерү - алар өстендә.


Иван Николаев, Нурлат РЭСы начальнигы:
- Хатын-кызларның һөнәрмәнлек белән хатын-кыз сыйфатларын берләштереп алып бара белүләре миндә соклану уята. Нурлат РЭСы коллективында 21 хатын-кыз эшли. Энергетика тармагында эшләү бик җаваплы һәм югары һөнәрмәнлек сорый. Бездә хатын-кызлар электр челтәрләренең тәүлек әйләнәсе нормаль режимда эшләвен тәэмин итүче һөнәрләрдә - диспетчерлар булып эшлиләр, подстанциядә дежур торалар, техник, инженер, контролер эшен алып баралар. Әмма алар өйдә дә, эштә дә барына да өлгерәләр, үз тирәләренә гаилә, балаларны туплыйлар һәм бер үк вакытта гүзәл дә булып калалар.


Рәшит Хәсәнов, "Нурлатгаз" ЭПУсы начальнигы:
- Бездә эшләүче хатын-кызлардан халык белән уртак тел табу, компетентлы булу, үзләренең вазифаларын вакытында һәм төгәл үтәү сорала. Моннан тыш, бездә хатын-кызлар техник юнәлештәге һөнәрләрне дә ир-егетләрдән ким башкармыйлар. Идарәбез җәмгыять кысаларында үткәрелә торган җәйге һәм кышкы төрләр буенча спорт ярышларында актив катнаша, гүзәл затларыбыз анда да сынатмыйлар. Бу көннәрдә барысына да бәйрәм котлаулары белән бергә аларның өлгерлегенә, зирәклегенә соклану сүзләрен дә җиткерәсе килә.


Олег Микушкин, Биляр Озеро авыл җирлеге башлыгы:
- Мин хатын-кызлардагы бар сыйфатларны да кадерлим. Алар гына мөлаем да, игелекле дә, тугры һәм ышанычлы да, шул ук вакытта акыллы да була алалар. Үзләре нинди генә һөнәрдә булмасыннар, тормыш иптәшләренең кызыксынуларын үзләренекеннән өстенрәк куеп, аларның һөнәри уңышлары һәм тормышы белән кызыксынып яши беләләр. Һәм тагын без - ир-егетләргә хәтта мөстәкыйль хатын-кызларның да безне терәк итеп күрүләрен белгертүләре ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат