Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Иң яхшы баскетболчы муниципаль хезмәткәрләр Нурлатта

Нурлат районы муниципаль хезмәткәрләре командасы традицион Спартакиадада III урын алып кайтты.

Спартакиаданың зона ярышлары узган атнада Алекссевскида үтте. Спортчы-муниципаллар барлыгы җиде төр ярышта көч сынашты. Нурлатлылар иң зур уңышка баскетболда ирештеләр: Шамил Тюкаев әзерләгән команда анда барлык көндәшләрен дә җиңеп, I урын яулады. Мини-футбол һәм Борис Борисов белән Фәнил Гайнуллин тренерлыгындагы волейбол командаларыбыз - II, шахмат һәм җиңел атлетика буенча III урыннар белән кайттылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча, Нурлат командасы, Әлки һәм Спасс районнарына гына бераз оттырып, призлы III урынга чыкты. "Команда яхшы әзерлектә барган иде. Җиңел атлетикада Рөстәм Ногманов, Вера Мальңева, шахматта Җәмилә Мингалиева аеруча матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Узган ел дүртенче булсак, быел бер баскычка күтәрелә алдык", - ди район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат спартакиада