Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Иң яхшыларга – бүләкләр

Мәскәүдә, академик И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетында нефть, газ һәм нефть-газ эшкәртү сәнәгате өлкәсендә иң яхшы фәнни-тикшеренү, проект һәм конструкторлык эшләре өчен югары тармак иҗтимагый бүләкләре - И.М.Губкин исемендәге премияләр тапшыру тантанасы булды. "Татнефть" ААҖнең 2014 елгы премия лауреталары булган 22 белгече арасында "Нурлатнефть" НГДУсы вәкилләре дә...

Тәкъдим ителгән проектлар газ һәм нефть тармагының барлык диярлек технологик юнәлешләре тематикасына кагылышлы булды - геологиядән алып бораулауга, чыганакларны эшкәртүдән углеводород чималын транспортировкалауга һәм аны эшкәртүгә кадәр иде. Конкурста катнашкан проектлар нигездә җитди фәнни-техник эшләнмәләр булып санала, алар уйлап табулар дәрәҗәсендә башкарылган һәм нефть-газ төбәкләрендәге производстволарда кертелгәннәр һәм сизелерлек икътисади нәтиҗәлелек китергәннәр.
Академик И.М.Губкин исемендәге фәнни-техник җәмгыятьнең Төбәкара иҗтимагый оешмасы Президиумы Карары белән "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы Илгиз Мисбах улы САЛИХОВКА, "Нурлатнефть" НГДУсының баш геологы Марат Әхмәтзыя улы СӘЙФЕТДИНОВКА, "Нурлатнефть" НГДУсының нефть-газ чыганакларын эшкәртү буенча технологик бүлеге начальнигы Владимир Александрович КОРМУХИНГА, "Нурлатнефть" НГДУсының катлам басымын саклау буенча производство службасы начальнигы Ринат Рәхимҗан улы РӘХМӘТУЛЛИНГА "Нефть чыганакларында продуктив катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен югары үзлелектәге нефть әзерләгәннән соң югары температуралы су файдалану" фәнни-гамәли эшләре өчен, "Нурлатнефть" НГДУсының техник бүлеге начальнигы Азат Фатыйх улы ШИҺАПОВКА "Нефть скважинасының дебитын үлчәү җайланмасы" фәнни-гамәли эше өчен академик И.М.Губкин исемендәге премия лауреаты исемнәре бирелде.
Аларга "Академик И.М.Губкин исемендәге премия лауреаты" дипломнарын һәм медальләрне Губкин исемендәге нефть-газ РДУсы ректоры Виктор Мартынов һәм бораулау технологияләре фәнни-тикшеренү институты директоры Валерий Кульчицкий тапшырдылар. Шулай ук бүләкләү тантанасында НТО НГ әгъзалары, укытучылар, нефть разведкалауда, чыгаруда, углеводород чималын транспортировкалауда һәм тирә-як мохитне саклауда нәтиҗәле технологияләр булдыру һәм аларны эшкә җигү өлкәсендә алдынгы тәҗрибә алмашуның илкүләм системасын яңабаштан торгызуда кызыксынган затлар катнашты.
Ә бу вакытта Казанда "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" X республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәүдән зур кунаклар катнашты. Бу конкурсны ТРның инновацион-венчурлы фонды (ИВФ) һәм Татарстан Фәнни академиясе үткәрә. Һәм монда да җиңүчеләр арасында "Нурлатнефть" НГДУсы вәкиле бар: ул - идарәнең баш геологы-начальник урынбасары Марат Әхмәтзыя улы СӘЙФЕТДИНОВ. Ул "Үтүчәнлеге төрле булган катламнарда фильтрация агымнарын үзгәртү ысулы" эше өчен "Елның иң яхшы уйлап табуы" номинациясендә җиңү яулады. Бу эш бик җитди конкурс сайлап алуы узган, андагы шартлар арасында проектның Татарстан өчен мөһимлеге, фән һәм техниканың бүгенге көндәге үсешенә, шулай ук республика үсешенең төп өстенлекләренә җавап бирүе кебек критерийлар булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев