Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Идрис Кәримов Хабаровскида Татарстан солдатларын күреп кайтты

ТРда кеше хокукларын яклау буенча уполномоченныйның җәмәгать ядләмчесе Идрис Кәримов Хабаровскида коры җир гаскарләрендә хезмәт командировкасында булып кайтты. 27 ноябрьдән 6 декабрьгәчә булган хезмәт командировкасында омбудсменга 7490 километр ара узарга туры килгән.

- Агымдагы елда гына да ТР Хөкүмәте исеменнән оештырылган шундый икенче командировкам инде, - ди Идрис Габделбарович. - Республика җитәкчелегенең хәрби хезмәттәге үз егетләребезнең язмышы турында кайгыртып торуы традициягә керде хәзер. 30632 хәрби частьта хезмәт итүче яшь солдатларның яшәү һәм хезмәт итү шартларын карап, танышып кайттым. Дивизия командиры Александр Глазков һәм аның урынбасары Юрий Балухтин белән очрашып күрештем. Җыеп әйткәндә, туклану, яшәү, спорт һәм ял итү шартларыннан канәгать кайттым. Юлда барлыгы 26 яшь солдатны озата бардым. Ә әлегә биредә 16 солдат укулар уза икән. Поездга утыру белән әңгәмәләр корып сөйләшеп бардык. Юлда Екатеринбург, Красноярски, Новосибирск, Улан-Удэ, Иркутск һәм башка шәһәрләргә тукталдык.
Нигездә егетләр коры җир гаскарләрендә хезмәт итү өчен биредә 6 ай укулар узачак икән.
- Сораштырулардан күренгәнчә, Нурлат егетләре дә биредә укулар узган булган икән, - ди Идрис Габделбарович. - Гаскәрнең әзерлек мәктәбе сержанты, Актаныш районы егете Илнур Хуҗин да Татарстаннан булып чыкты. Аның белән иркенләп үз туган телебездә сөйләштек. Дивизиядә солдатларда кул эшләре бетерелгән, идәннәрне дә пылесос ярдәмендә юалар, душ кабиналары барысы да заманча эшләнгән. Җыеп әйткәндә бар да яхшы, егетләребезнең язмышы контрольдә, дип сөенеп кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат