Җиңеп кайттылар
Пенсия фондының Нурлат районы идарәсе командасы VI Спартакиада кысаларындагы ярышлардан җиңүләр яулап кайтты.
Әлеге Спартакиада Кама Тамагы поселогында узды, һәм анда Пенсия фондының шәһәрләрдәге (районнардагы) идарәләре һәм ПФРның Татарстан бүлекчәсе Көньяк конференциясе командалары катнашты. Нурлат идарәсе спортчылары мини-футбол, волейбол, йөзү һәм вакытка чүгәләү төрләрендә беренче урыннар алдылар. Мондый зур җиңүләрдән соң, нурлатлылар бүген Кукмарада узачак ярымфинал-га әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев