Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Иглай авыл җирлегендә зиратларны төзекләндерәләр

Авыл җирлегенә караган 5 авыл зиратында да май башыннан бирле өмәләр гөрли. Авыллар халкы зират территорияләрен корыган ботаклардан, иске чүпләрдән арындыру белән бер вакытта коймаларын яңарту, төзекләндерү эшен дә алып баралар.

Мәсәлән, Якты Күлдә быел зират коймаларын яңабаштан буяп чыкканнар. Ә Яңа Иглай зираты коймасы акрынлап тимер коймага алмаштырылып килә. Әлеге эш узган елда башланган булган, халык ярдәме белән быел да дәвам иттерелә. Бу эштә мәчет картлары, аерым алганда Минзаһит Билданов башлап йөри икән. Иске Иглайда мәңгелек йортны узган елда яңадан коймалаган булганнар, быел буяу эшләрен башкарганнар. Авылларда коймалар өчен буяуларны авыл җирлеге башкарма комитеты бүлеп биргән, барлык эшләрне дә авыллар халкы өмәләр белән күмәкләшеп башкарган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X