Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Иглайда Нәүрүзне көрәшеп каршы алдылар

Бүген, 4 апрельдә Яңа Иглайда Нәүрүз бәйрәме уңаеннан көрәш бәйгесе узды.

Әлеге ярышларга күрше Чирмешән, Аксубай, Әлки районнарыннан да көрәшчеләр җыелган иде. Нурлат өчен исә балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм аның Югары Нурлат, Түбән Нурлат, Иглай, Чулпан-Елаур филиаллары шәкертләре бил алышты. Быелгы ярышларда кызлар - билбау, үсмерләр милли көрәш буенча көч сынаштылар. Шул рәвешле, келәмгә 100дән артык яшь спортчы чыкты. Турнирны ачу тантанасында Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин, ДЮСШ директоры Фәнил Гайнуллин, Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Лотфуллина, Яңа Иглай мәктәбе директоры Илдар Юнысов һәм башка кунаклар катнашты. Шунда ук Әсхәт Габдуллин Иглай җирлегендә һәм районда яшьләрне тәрбияләүгә, спорт үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Лотфуллина һәм мәктәп директоры Илдар Юнысовка Рәхмәт хатлары да тапшырды.
- Бу ярышларны заманында җирле "Рассвет" хуҗалыгы җитәкчесе, мәрхүм Әсхәт Насыйбуллин инициативасы белән башлап җибәргән идек, озак еллар уздырып килдек. Тик соңгы елларда тукталып торды, быел бу матур бәйрәмгә янә яңа сулыш өрергә булдык. Шөкер, булышучылар, иганәчеләр теләп ярдәм кулы суздылар, - ди "Нәүрүз" көрәш бәйрәменең төп инициаторы, ДЮСШ директоры Фәнил Гайнуллин.
Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга грамота-медальләрдән тыш, иганәчеләр әзерләгән акчалата бүләкләр дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Иглай нәүрүз