Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Игорь Сагайдак: “Завод үз данын кайтарырга тиеш”

    "Нурлат шикәре" җәмгыятенең шикәр заводында яңа татлы тамыр уңышын эшкәртә башладылар.

    Завод өчен бу сезон үзенчәлекле: быел биредә җәй буена реконструкция эшләре барды. Заводның генераль директоры Игорь Сагайдак белән әңгәмәбез яңа сезон һәм аның үзенчәлекләре турында.
    - Игорь Анатольевич, белүебезчә, заводта реконструкция эшләре ике этапта, берничә ел дәвамында алып барылачак. Завод быелга билгеләнгән бурычны үтәп чыга алдымы?
    - Беренче этабында шикәр заводындагы технологик җепне тотрыклы рәвештә тәүлегенә 2500 тонна шикәр чөгендере эшкәртерлек итеп көйләү күздә тотылды. Диффузия җайланмаларының транспорт системасы ремонтланды, насос паркы яңартылды, техник торбаүткәргечләрнең бер өлеше алмаштырылды, кагат кырының өске катламы торгызылды һ.б.лар. Бу сезонда без 260 мең тонна чамасы шикәр чөгендере эшкәртергә җыенабыз, 30 мең тоннага якын шикәр җитештерү күздә тотыла. Алга таба исә реконструкция эшләренең икенче этабына күчәчәкбез, анысы инде тәүлегенә 4500 тонна шикәр чөгендере эшкәртергә мөмкинлек бирергә тиеш.
    - Заводтагы яңа технологик үзгәрешләр эшче кадрлардан да төплерәк белем, һөнәрмәнлек таләп итәдер.- Шикәр заводының үзенең традицияләре, хезмәт династияләре бар,үз эшләренә бирелгән һөнәрмәннәр дә җитәрлек. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән ремонтның беренче өлешен баш карып чыга алдык та. Әмма быел җәй башында халык арасында йөргән шикәр заводы ябыла икән дигән хәбәрләр үзенекен иткән, күрәсең, заводта эшләүчеләрнең шактые үзләренә башка урыннардан эш тапкан. Шуңа да бүгенге көндә заводны тотрыклы һәм тиешенчә эшләтү өчен эшче кадрлар кытлыгы проблемасы белән очраштык. Шикәр заводының структурасы төрле бит, бездә ТЭЦ та, тепловоз депосы да, заманча йөк машиналарыбыз да бар. Шуңа күрә эшчеләрнең дә төрле профильдәгеләре сорала. Безгә электромонтерлар, слесарьлар, КИП слесарьлары, технологик хезмәткәрләр, әзер товар складына эшчеләр һ.б. һөнәр ияләре кирәк.
    - Кадрлар кытлыгына заводта эшләрнең сезонлы булуы да йогынты ясамадымы икән?
    - Бәлки шулайдыр. Әмма шикәр заводында эшкәртү вакытлыча булса да, заводта эшеләйләнәсе дәвам итә бит. Шуңа да эшчеләребез кышын эшлиләр дә, җәй буенча эшсез торачак, дип әйтеп булмый. Аларны ремонтка, икенче сезонга әзерлек эшләренә җәлеп итәчәкбез. Быел шулай булды да, ремонттан берәү дә читтә калмады.
    - Әмма кадрлар килсен өчен иң беренче чиратта ниндидер кызыксындыру чаралары, тотрыклы хезмәт хакының булуы да кирәк...
    - Сүз дә юк. Иң беренче чиратта, лаеклы хезмәт хакы булырга тиеш дип саныйм. Бездә август аенда уртача хезмәт хакы 15384 сум тәшкил итте. Аннан хезмәт хакын, хәтта ремонт эшләренә хилафлык китереп булса да, вакытында биреп барабыз, бернинди дә тоткарлыклар юк. Үз эшчеләребезгә уңайлыклар тудыру турында да уйланабыз. Вахта автобусының эшен көйләп җибәрдек. Тиздән заводның үз ашханәсе эшли башлаячак, киләсе атнадан эшчеләрне кайнар ризык белән тәэмин итәргә җыенабыз. Аннан эшкә урнашырга теләүчеләргә медицина каравын үтү өчен аванс түләүләре дә ясарга планлаштырабыз. Кыскасы, төрле вариантларны карарга әзербез. Заводтагы реконструкция эшләре үзе үк кадрлар корпусына зур таләпләр куя. Югары технологияле заманча җиһазларда эшләрлек әзерлекле белгечләр кирәк булачак. Шул ук вакытта яшь эшчеләр буынының коллективтагы тәҗрибәле осталардан һөнәр серләрен үзләштереп калуы да мөһим. Завод администрациясе теләге булганнарны кабаттан укыту, белемнәрен күтәрү яклы. Хәзерге үз эчке продукциябезгә ихтыяҗ арткан икътисади шартларда завод начар эшли алмый, ул үзенә кертелгән инвестиция чыгымнарын да, эшчеләрнең өметләрен дә акларга тиеш. Ә завод яхшы эшли икән - коллектив та яхшы яшәячәк. Без шул чиккә чыгарга омтылабыз. Нурлатның элеккегедән килгән шикәрчеләр шәһәре дигән даны һич тә югалырга тиеш түгел.
    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: