Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Игътибар – милли мәсьәләләргә

Быелдан Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе белән Әлфия Галәветдинова җитәкчелек итә.

Шул көннәрдә аның башлангычында һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева катнашында бүлекчәнең беренче утырышы узды. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрне карау барышында бүлекчәнең яңа составы расланды, агымдагы елга эш планнары билгеләнде. Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсенең эшчәнлек даирәсе киңкырлы, ул милли мәгариф, мәдәният, дини мәсьәләләрне күз угында тота, моннан тыш, яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм татар эшмәкәрләре белән хезмәттәшлек итәргә дә ниятли. Утырыш барышында әлеге һәм татар милли тормышының башка аспектларын үз эченә алган юнәлешләр буенча җаваплы затлар билгеләнде, якын киләчәктәге чаралар турында фикер алышынды. Әйтик, озак еллар “Дуслык” район газетасы каршында уңышлы эшләп килгән, әмма соңгы вакытта торгынлык кичергән “Нурлы як” әдәби берләшмәсен бүген активлаштыру, татар телендә иҗат итүче җирле авторларны берләштерү таләп ителә. Әлеге вазыйфа газетаның элеккеге баш мөхәррире, танылган шагыйрә, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Сәкинә Хәйруллинага йөкләнде. Сөйләшү нәтиҗәсе буларак, әдәби берләшмә тиздән аның җитәкчелегендә һәм Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат районындагы җирле бүлекчәсе теләктәшлеге белән очрашу үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев